news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл җирлеге депутатына җинаять эше ачылган, ул 430 мең үзләштерүдә гаепләнә

«Сатурн-Урал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, Лениногорск районының Сарабиккол авыл җирлеге Советы депутаты былтыр мөгезле эре терлек азыгы сатып алган. Оешмага якынча 1,5 мең печән түге китергәннәр. Тикшерүчеләр шул турыдагы эшне тикшерә. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда сөйләде.

Барлык чыгымнарны да исәпкә алып, хайван азыгының бәясе 2,5 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Депутат үзенең банк картасына 2,9 миллион сумнан артык акча күчергән – бу сумманы печәнгә түләү өчен рәсмиләштергәннәр. Печәнне китереп бирү өчен түләгәннән соң, «Сатурн-Урал» җитәкчесе калган 438 мең сумны үзенә алып калган.

Җитәкчегә карата акча үзләштерү турында җинаять эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100