news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл ипотекасын кабат бирә башладылар

Татарстанда яшәүчеләр тагын ташламалы шартларда авыл җирендә йорт сатып ала йә төзи ала. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхозбанк авыл ипотекасы бирә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Ташламалы ипотека Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирелгәннән соң яңадан торгызылды. Финанс чараларын хәзер хосусый торак төзелешенә яки шәһәр читендә җир кишәрлеге белән йорт сатып алырга тотарга мөмкин.

«Авыл ипотекасы үзенә ихтыяҗ булуын күрсәтте инде. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта Татарстанның 2,5 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшырта һәм авыл җирлегендә күчемсез милек сатып ала алды. Безнең клиентлар арасында беренче үз торагын булдыруга ирешкән яшь гаиләләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Ә алар өчен авыл ипотекасының төп өстенлеге ставка процентының түбән булуында», - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Авыл ипотекасын еллык 3 процент ставка белән алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100