news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл ипотекасы ярдәмендә 4600дән артык гаилә торак сатып алган

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда 4600дән артык гаилә авыл ипотекасы буенча күчемсез милек сатып алган. Бу максатларга программаның төп операторы 13 миллиард сумга якын акча тапшырган (шуларның 2 миллиард сумга якыны – 2024 елда). Агымдагы елда республиканың якынча 380 гаиләсе торак мәсьәләләрен хәл иткән.

Авыл ипотекасы буенча иң күп килешүләр Татарстанның Биектау, Лаеш, Питрәч, Тукай һәм Арча районнарында теркәлгән. Мондый белешмәләрне республиканың Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) китерә.

Гадәттә (очракларның 90 проценты) республика халкы авыл җирлегендә әзер шәхси торак йорт сатып ала. Төзелә торган йортта фатир сатып алу яки үз йортын салу ул дәрәҗәдә популяр түгел, ди республика Росреестры җитәкчесе Азат Җәббаров.

Гомумән алганда, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы гамәлгә кергәннән бирле бөтен Россия буенча 100 меңнән артык гаилә авыл ипотекасыннан файдаланган. Нигездә программа буенча балалары булган гаилә парлары торак сатып ала. Ир белән хатынның уртача яше 21 яшьтән 37 яшькә кадәр тәшкил итә.

2024 елның гыйнварында муниципалитетлар башлыклары белән очрашу вакытында Россия Президенты Владимир Путин авыл ипотекасы программасы дәвам ителәчәген билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100