news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 720 млн сумлык продукция сатылган

Марат Җәббаров әйтүенчә, башта бәрәңге, яшелчәләрне күпләп алсалар да, хәзер ажиотаж инде кимегән.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 11 сентябрьдән барлыгы тугыз көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 720 млн сумлык продукция сатылган.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

Ярминкәләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Камада оештырылган. 

«Ярминкәләргә ихтыяҗ зур, алар ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Башта бәрәңге, яшелчәләрне күпләп алсалар да, хәзер ажиотаж инде кимегән», — диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot