news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатачаклар.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 22 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу турыда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанның Совет районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре Дәрвишләр бистәсендә, «Казан» агросәнәгать паркы ярминкә мәйданчыгы территориясендә, Яңа Савин районында "Бәхетле" сәүдә үзәге мәйданчыгында, Авиатөзелеш районындагы "Бәхетле" сәүдә комплексы каршында узачак.

Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта, Юдино поселогында Тимер юлчылар Мәдәният йорты каршында оештырыла.

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршында, Мәскәү районында Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта була.

Шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Чаллы шәһәрендә ярминкәләр өч мәйданчыкта оештырыла: “Төзүче” стадионында, "Южный" агросәнәгать паркында һәм Ипподром территориясендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100