news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге алтыда ачыла

"Бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге алтыда ачыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Хафизова). Татарстанда 14 сентябрьдә 19 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла. Алар иртәнге алтыдан эшли башлый һәм атна саен һәр шимбә көнне Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда “Татар-информ”да матбугат очрашуында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин әйтте.

“19 мәйданчыкта ярминкәләр ачыла. Шуларның тугызы Казанда була. Шатерлы мәйданнар ел әйләнәсендә эшли. Алар да ярминкәдә катнашачак. Яр Чаллыда ике мәйданчык була”, - диде Дмитрий Яшин.

Яшин ярминкәләрнең социаль әһәмиятле булуын искәртте. Ул шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә файдалы. Фермерлар үз продукциясен арадашчыларсыз сата ала, ә бу исә продукциянең бәясен киметә.

"Сатучыларга урыннар түләүсез бирелә. Бәяләр белән танышу өчен, ярминкәләргә килегез. Быел да бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм. Республика җитәкчелеге проектны хуплый. Сатучыларга транспорт чыгымнары кайтарылачак", - диде Дмитрий Яшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100