Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре Җиңү көненә кадәр дәвам итәчәк
Ярминкәләрне Яңа елга кадәр генә түгел, ә 9 майга кадәр дәвам итәргә карар кылынган.
(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада атна саен шимбә көннәрендә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре быел да 9 май – Җиңү көненә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген XI "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумында мәгълүм булды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итүенчә, ярминкәләрне халык үз итә, шуңа аларны Яңа елга кадәр генә түгел, ә 9 майга кадәр дәвам итәргә карар кылынган. Бу хакта ул форумның "Агросәнәгать комплексында яңа технологияләр һәм ысуллар" темасына багышланган утырышында билгеләп үтте.
"Татартан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, инде берничә ел рәттән көзге-кышкы чорда шимбә саен республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Без аларны таш яуса да, кар яуса да уздырабыз. Шул рәвешле, хуҗалыкта җитештерелгән товарлар турыдан-туры кулланучыга килеп ирешә", – дип искәртте министр урынбасары.
Узган ел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,5 миллиард сумлык продукция сатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз