news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасының язгы эшләргә әзерлеге 96 процент дәрәҗәсендә

14 марттан 25 мартка кадәр республиканың барлык районнарында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге буенча комиссия тикшерүләре узачак.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеге 96 процент дәрәҗәдә әзер.

Язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 770 чәчү комплексы кирәк. Шушы күләмдә техника чәчү эшләрен ике атна эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк, диелә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәсендә.

14 марттан 25 мартка кадәр республиканың барлык районнарында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге буенча комиссия тикшерүләре узачак. Техника әзерлеге, орлык материалы, ашламалар кертү белән бәйле авырлыкларга оператив рәвештә чарасын күрү өчен, алдагы елларга караганда, ике атнага иртәрәк уздырыла.

Быел хуҗалыклар 2,1 млрд сумга 629 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларын сатып алган, шул исәптән 77 трактор, 35 ашлык уру һәм 12 терлек азыгы уру комбайны, 7 үзйөрешле сиптергеч һәм 498 берәмлек башка техника.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100