Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә
Бүгенге көнгә 7375 трактор (78%), 4868 чәчкеч (87%), 294 чәчү комплексы (70%) һәм 4254 культиватор (88%) ремонтланган.
(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка җиһазларны язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә. Республикада ремонт эшләре уздыру өчен 700ләп ремонт остаханәсе, 750дән артык авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пункты бар, аларда 900 ремонтчылар звеносы, 3000гә якын квалификацияле механизаторлар һәм слесарьлар эшли, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, бүгенге көнгә 7375 трактор (78%), 4868 чәчкеч (87%), 294 чәчү комплексы (70%) һәм 4254 культиватор (88%) ремонтланган.
Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен 3 млрд. сум акча кирәк, шул исәптән 1,6 млрд. сум – техниканы 2017 елгы чәчүгә әзерләү өчен.
Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 1 млрд. сумлык запас частьләр алынган, шул исәптән язгы кыр эшләре өчен 723 млн. сум тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз