news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре узган елдагыдан тизрәк бара

1900 слесарь авыл хуҗалыгы агрегатларын һәм тагылма инвентарьларны язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерли

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 732 бригада техниканы язга әзерләү эшләре белән шөгыльләнә. 1900 слесарь авыл хуҗалыгы агрегатларын һәм тагылма инвентарьларны язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Моннан тыш, республика районнарында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм көйләү буенча 773 пункты бар, аларның 441ендә чәчкечләрне махсус карау пункты бар.
Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре узган елдагыдан алдарак бара. Шулай итеп, бүгенге көндә 8305 тракторның 60 проценты ремонтланган, узган ел - 57. Шулай ук 6142 чәчкечне ремонтлау эшләре дә тиз бара. Әлеге тагылма агрегатларның 83 проценты (2008 елда 75 процент), 5781 культиваторның 87 проценты (узган елдагыдан 5 процентка артык) эшкә әзер.

news_right_1
news_right_2
news_bot