news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре дәвам итә

Көз-кыш чорында 3494 ашлыкны урып-җыючы комбайн, 13936 трактор һәм башка авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтларга кирәк

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре дәвам итә. Көз-кыш чорында 3494 ашлыкны урып-җыючы комбайн, 13936 трактор һәм башка авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтларга кирәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
ТР да барлыгы 4286 ашлык ашлыкны урып-җыючы комбайн исәпләнә, аның 3494ен ремонтларга кирәк. Бүгенге көндә республикада бу авыл хуҗалыгы техникасының 7 проценты торгызылган инде. Минзәлә районында (машиналарның 39 проценты ремонтланган), Әтнәдә (25), Әлмәттә (24), Чүпрәледә (20) һәм республиканың башка районнарында ашлык сугу комбайннарын ремонтлау эшләре тизләтелгән темпта бара.
Республикада 18 мең трактор исәпләнә, аларның 13936сы ремонтка мохтаҗ. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы эшләренә тракторларның 19 проценты әзерләнгән. Бу төр техниканы төзекләндерүдә Саба һәм Биектау бригадалары (машиналарның 44 процентын әзерләгән), Кайбыч (41), Буа (39), Минзәлә (30) һәм ТРның башка кайбер районнары лидерлыкта бара.
Моннан тыш, республикада чәчкеч, культиватор һәм башка техникаларны ремонтлау эшләре бара.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100