Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны төзекләндерү дәвам итә
Азнакай, Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Чүрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Саба, Сарман һәм Тәтеш техниканы төзекләндерү югары дәрәҗәдә оештырылган.
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны төзекләндерү дәвам итә. Республикада төзекләндерү эшләрен башкару өчен 657 төзекләндерү остаханәсе, 723 авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү һәм көйләү пункты бар, аларда 862 төзекләндерү звеносы, 2,7 меңнән артык кеше эшли. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә тракторларның техник әзерлеге 80% тәшкил итә, шул исәптән чит илнекеләр – 76%, чәчкечләр – 88%, чәчү комплекслары – 68%, культиваторлар – 89%, катнаш агрегатлар – 79%, диелгән әлеге хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженерлык-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре сүзләренә караганда, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Чүрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Саба, Сарман һәм Тәтеш муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы төзекләндерү югары дәрәҗәдә оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз