news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куялар
ТРда агросәнәгать комплекслары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 19–24 октябрьдә Татарстанда агросәнәгать комплекслары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Конкурс комиссиясе составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе, “Алтын башак” холдинг компаниясе ЯАҖ, “Вамин-Татарстан” ААҖ, “Кызыл Шәрык – Агро” ААҖ һ.б. вәкилләре бар.
Хәзерге шартларда булган машиналар паркын дөрес һәм үз вакытында саклауга кую мәсьәләсе кискен тора. Бигрәк тә ремонтлау сыйфаты һәм техниканы саклау кагыйдәләренә зур игътибар бирелә.
Чәчү, туфрак эшкәртүче машина һәм тракторларны 1 апрельгә әзерләп бетерергә кирәк. Терлек азыгы җыю машиналарын 10 майга кадәр ремонтлау ниятләнә. Бөртекле культураларны җыючы техниканы һәм комплексларны төзекләндерү эшләре 1 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш. Чөгендер һәм бәрәңге җыючы техниканы 15 августка кадәр әзерләп бетерергә кирәк.
ТР да барлыгы 14 мең трактор, 3,5 мең бөртекле культураларны суктыру комбайннарын, 1 мең терлек азыгы җыю комбайннарын һәм 15,9 мең чәчкеч һәм культиваторны ремонтлау таләп ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2