news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын кышка сакларга куялар

Шул ук вакытта 2015 ел сезонына машина-трактор паркын әзерләүгә керешәләр

  (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын кышка сакларга куялар. Шул ук вакытта 2015 ел сезонына машина-трактор паркын әзерләүгә керешәләр, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Авыл хуҗалыгы техникасын консервацияләү тармак министрлыгының махсус боерыгы нигезендә үткәрелә. Республика районнарына комбайннар һәм тракторларның техник хәлен тикшерү өчен, министрлыклар, холдинглар һәм ведомство карамагындагы оешма белгечләре бара.

Әтнә, Саба, Балтач, Буа, Нурлат, Сарман, Зәй һәм Актаныш муниципаль районнарында техниканы кышка әзерләү һәм салкын вакытта ремонтлауга әзерлек эшләре тиешенчә башкарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot