news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасы өчен ягулык бәясе хәл ителә

Илдус Габдрахманов ТАИФ һәм «Татнефть» биргән ягулыкның бәясе икенче атнага билгеле булачагын белдерде.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда язгы кыр эшләренә тракторларның техник әзерлеге 91процентны тәкшил итә. Чәчү комплексларының – 84 проценты, чәчкечләрнең – 96 проценты, культиваторларның – 97 проценты кырга чыгарга тулы әзерлек узган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Хәзерге вакытта министрлык хезмәткәрләре техниканы ремонтлау буенча мониторинг алып бара. Республиканың авыл хуҗалыгы преприятияләре 1,4 миллиард сумлык запас частьләр алганнар.

«Гомумән алганда, техниканың кыр эшләренә әзерлеге начар түгел. Чит ил техникасы буенча гына проблема бар, запас частьләрне кертү озак вакытны ала. Ләкин апрель башына әлеге сораулар чишелер дип уйлыйм», – диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов ягулык буенча мәсьәлә чишелмәгәнне әйтте. «Ел саен ТАИФ һәм “Татнефть” оешмалары ташламалы ягулык бүлеп бирә. Хәзер бу сорау чишелү стадиясендә. Товар җитештерүчеләр аны алачак, ләкин бәясе икенче атнага гына билгеле булачак », – диде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100