Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү быел 12 процентка кимегән
Ә эшкәртүче тармакта, былтыргыга караганда, 15 процент диярлек үсеш күзәтелә.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү быел, узган елга караганда, 12 процентка кимегән.
«Быелгы аномаль һава шартлары республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә тискәре чагылыш тапты. Быел 9 ай нәтиҗәләре буенча, барлык төр хуҗалыкларда тулай продукция 11,9 процентка кимеп, узган ел белән чагыштырганда, 88,1 процент тәшкил иткән», — диде Татарстан вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Дәүләт Советында.
Министр Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында быел 9 айда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе 191,3 млрд сум булганын әйтте.
Ә эшкәртүче тармакта, былтыргыга караганда, 15 процент диярлек үсеш күзәтелә: азык-төлек предприятиеләре 169,3 млрд сумлык продукция җитештергән.
Ярмалар җитештерү — 30, колбасалар ясау — 15, сөт ризыкларын җитештерү -12, әче сөт продуктларын җитештерү — 11, макарон эшләнмәләрен җитештерү 1 процентка арткан.
«2,4 млн тонна бөртеклеклекләр уңышы җыелды. Бәрәңге уңышы 800,2 мең тонна, чөгендер тулай уңышы 1 млн 353 мең булды, аның 747 мең тоннасы эшкәртелгән. 1 млн 138 мең тонна терлек азыгы хәстәрләнгән. Киләсе ел уңышына дип 478,8 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән», — дип сөйләде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз