news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау арткан

2024 елга республикадан агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләмен ике мәртәбә артттыру планлаштырыла.

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау арткан
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Быел гыйнвар-март айларында Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясе 36,8 млн долларга экспортланды. Бу күрсәткеч былтыргыга караганда 4 процентка арткан. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Бу 2018 елның шушы чорына караганда 1,4 млн долларга яки 4 процентка күбрәк", – дигән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, ул шулай ук 2024 елга республикадан АПК продукциясен экспортлау күләмен ике мәртәбә артттыруны күздә тотучы максатчан күрсәткечләрнең раслануын да искәрткән.

"Агымдагы елда республиканың АПК продукциясен 308,1 млн доллар күләмендә экспортлау күздә тотыла", – дигән Дмитрий Яшин. Чит илгә чыгарыла торган продукциянең шактый өлешен май продукциясе тәшкил итәчәк – ведомство исәпләүләре буенча ул 232,0 млн долларга экспортланачак.

Моннан тыш, быел тышкы базарларга 16,8 млн долларга - ашлык, 4,5 млн долларга - ит һәм сөт, 19,4 млн долларга - әзер продукция, 35,4 млн долларга башка продуктлар чыгару планлаштырыла, дигән Дмитрий Яшин.

Бүген республиканың АПК продукциясе уннарча ерак һәм якын чит илләргә чыгарыла. Продукцияне экспортлаучы эре предприятиеләр арасында – «Казан майэкстракция заводы» АҖ, «Нәфис-Биопродукт» АҖ, «Эссен продакшн АГ» АҖ, «Таткрахмалпатока» АҖ, «Татспиртпром» АҖ һәм башка компанияләр бар.

Россия АПКсы алдына 2024 елга үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны елга 45 млрд доллар күләмендә тәэмин итү бурычы куелган. Илдә гамәлгә ашырыла торган «Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проекты якындагы берничә елда читкә чыгарыла торган продукция күләмен ике мәртәбә арттыруны күздә тота.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100