news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре 2,8 миллион гектар тәшкил итәчәк
Татарстанда чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының әзерлеге 92 һәм 94 процент тәшкил итә
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар–информ”). Кичә Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков селектор киңәшмәсе үткәрде. Анда язгы чәчү эшләрен үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Россиянең кайбер төбәкләре министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасының агросәнәгать тармагын ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Станислав Алейник доклад белән чыгыш ясады. Ул төбәкләрнең язгы кыр эшләренә әзерлеге турында бәян итте, агымдагы елга төп бурычларны (ашлыкның тулай җыемы күләмен саклау, тотрыклы азык базасын формалаштыру, ашлыкны чит илгә чыгару күләмен арттыру, буш яткан авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү) атады.
Чәчү мәйданнарын саклау һәм арттыру, шулай ук РФ агросәнәгать комплексын саклау һәм аңа финанс ярдәмен арттыру иң мөһим бурычларның берсе булып кала.
С.Алейник билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын финанслау 2009 елда да узган елгы күләмдә диярлек (112,7 миллиард сум) сакланачак. Бу узган елгы сумманың 97 процентын тәшкил итә.
Ягулык–майлау материалларына бәяләр үсү динамикасы билгеләп үтелде, кредитлар алуда да кайбер кыенлыклар бар. В.Зубков бәяләрне көйләү максатыннан ягулык–майлау материалларын биржа аша сату буенча сынау проекты гамәлгә ашырылачагын ассызыклады. Моннан тыш, гаилә сөт фермаларын үстерү программасы да әзерләнә.
Язгы кыр эшләрен үткәрүгә бәйле мәсьәләләр 5 мартта Россия Хөкүмәте утырышында каралачак, дип хәбәр итте В.Зубков.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы 2008–2012 елларга исәпләнгән төбәк программасы кысаларында эшли, анда республика аграр комплексы эшчәнлегенең төп параметрлары күрсәтелгән. Татарстанда авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре 2,8 миллион гектар тәшкил итәчәк.
Узган елның көзендә 1943 мең гектарда туфрак эшкәртелгән, бу элеккеге елларга караганда берникадәр артыграк. Көзге культуралар 700 мең гектарда чәчелгән. Аларның торышы куркыныч тудырмый.
1 мартка Татарстанда чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының әзерлеге 92 һәм 94 процент тәшкил итә. 6 мең трактор ремонтланган, бу фаразланганның 74 проценты дигән сүз, әзерлек 81 процент тәшкил итә. Техниканы ремонтлау якын көннәрдә төгәлләнәчәк.
Бүгенге көндә Татарстанда 90 мең тоннага якын минераль ашлама бар. Бу бер гектар җиргә 30 килограмм ашлама туры килә дигән сүз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot