news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча конкурс игълан ителде

Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча конкурс игълан ителде

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасы буенча өстәмә конкурс игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирә. Моның өчен министрлык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуга өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  11 июльдән 9 августка кадәр кабул ителә.

  • Тапшыру өчен адрес: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 309. Кабул итү эш көннәрендә 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100