news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ревизия берлеге оешты
“Агроревсоюз” вәкилләре ревизия эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына консультация бирәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 26 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда “Агроревсоюз” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ревизия берлеге оешты. Аның вәкилләре ревизия эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына консультация бирәчәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР “Агрокредитсоюз” Кредит кулланучылар кооперативлары берлеге башкаручы директоры Гөлфирә Ризаева хәбәр итте.
“Агроревсоюз” “Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында”гы федераль закон нигезендә төзелгән. “Агроревсоюз” составына авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләре керәчәк, алар ревизия эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк һәм бухгалтерлык исәбен алып бару, норматив документлар әзерләү, Россия Федерациясенең яңа закон чыгару актларын куллануга кагылышлы мәсьәләләр буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына консультация бирәчәк. Моннан тыш, “Агроревсоюз” алдында кооператив әгъзаларының мәнфәгатьләрен яклау бурычы да тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2