Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда “Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясен билгеләп үтәчәкләр
Республикада, 2009 елдан башлап, акциядә ел саен 60 меңнән артык йөртүче катнаша
(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы иртәгә “Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясенә кушылачак. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы турында искәртеп, кешеләрне хәрәкәт итүнең җәмәгать транспорты, велосипед һ.б. альтернатив чараларына күчү зарурияте идеясенә җәлеп итүгә юнәлтелә.
Традицион рәвештә, бу көнне министрлык хезмәткәрләре эш урыннарына җәмәгать транспортында һәм велосипедта киләчәк. Татарстанда, 2009 елдан башлап, акциядә ел саен 60 меңнән артык йөртүче катнаша. Бер автомобильнең атмосферага тәүлегенә уртача 5-6 кг зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруын исәпкә алганда, акция көнендә автомобильләрдән һаваны пычрата торган матдәләрнең 300 тоннага кадәр азрак бүленеп чыгуы турында сүз йөртеп була.
Автомобильсез көн үткәрү традициясе 1998 елда Франциядә барлыкка килә. Ул чакта бу көн дистәләгән шәһәрдә билгеләп үтелә. 2001 елда бу хәрәкәткә дөньяның 35 илендәге меңнән артык кала кушыла, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз