Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда автомобиль башта хатын-кызны бәрдерә, аннан үзе дә баганага бәрелә - видео
Сарман районы Җәлил бистәсендә «Нива» автомобиле хатын-кызны бәрдергәннәң соң баганага килеп бәрелгән. Әлеге вакыйганың видеосы социаль челтәрләрдә таралды.
Видеода күренгәнчә, хатын-кыз тротуар кырыеннан тыныч кына атлап бара. Кинәт аның каршына зур тизлектә машина килеп чыга. Автомобиль йөртүчесе рульне кырыйга бормакчы була, әмма барыбер җәяүлене бәрдерә һәм үзе дә баганага килеп бәрелә.
Зыян күрүченең хәле турында хәбәр ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз