news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автомобильне кредитка алучылар саны арта

Автокредитлау үсеше 2016 елда 11,5 процент тәшкил иткән.

(Түбән Новгород, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Константин Барановский). 2016 елда Татарстанда бирелгән барлык кредитлардан автокредит күләме 60,5 процент тәшкил итә. Автокредитлау үсеше 11,5 процентка тигез. Бу мәгълүматны “Кредитлар тарихы милли бюросы” һәм “Автостат” агентлыгы уртак пресс-релизларында китерә.

Икенче урында 7,9 процент үсеш белән 56,99 процентка ия Түбән Новгород өлкәсе.

Сүз яңа машина сатып алуга бирелгән кредит турында бара.

Россиядә үткән ел белән чагыштырганда 13,8 процентка күбрәк автокредит бирелгән. Кредитка 552,4 мең яңа машина сатып алынган. Срогы чыккач түләнгән бурычлар саны арта: 30 көннән артыкка соңга калып түләүчеләр 9 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100