Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда автомобильләрне эвакуацияләгән өчен тарифлар октябрьдә арта
Транспорт чарасын эвакуацияләгән өчен автомобиль хуҗалары 2 мең 934 сум түләячәк, бу элеккеге бәяләрдән чама белән 344 сумга артык.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда октябрь аеннан автомобильләрне эвакуацияләгән өчен тарифлар күтәрелә. Транспорт чарасын эвакуацияләгән өчен автомобиль хуҗалары 2 мең 934 сум түләячәк, бу элеккеге бәяләрдән 344 сумга диярлек артыграк. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетының шул хактагы карары республика хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
2019 елда эвакуаторчыларның хезмәте – 3 мең 109, ә 2020 елда 3 мең 221 сумга кадәр артачак.
Шул ук вакытта октябрь аеннан В категориясенә кергән җиңел автомобильне штраф стоянкасында саклаган өчен акчаны азрак алачаклар. Ул сәгатенә 60,9 сумнан 52,46 сумга кадәр кими. 2019 елда исә бәяләр – 55,6, ә 2020 елда 57,6 сумга кадәр күтәрелә.
- Казанда 1 ноябрьдән кайбер урамнарда парковка бәясе артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз