Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда автомобильләрен газга көйләүчеләр 11 тапкырга арткан
2017 елда транспорт чараларын газ баллонына көйләү турында 8,8 мең таныклык бирелгән.
(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгы җайланмасына көйләүчеләр арта. Узган ел автомобильләргә газ баллоны урнаштыру хакында 8,8 мең таныклык бирелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов әйтте.
“2015 елда әлеге җайланманы урнаштыру турында 761 таныклык бирелде. 2016 елда исә 4759 машина хуҗасы яңа төр ягулык ягарга рөхсәт кәгазе алды. 2017 елда транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү турындагы таныклык 8846 кешегә бирелде. Бу – мөрәҗәгатьләр саны 11,6 тапкырга артты дигән сүз”, – диде башлык.
Аның сүзләренчә, 2017 елда мондый төрдәге 8,8 мең таныклык тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз