news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автомобильчеләрне бәйрәмнәрдә һава торышы начараю турында кисәттеләр

8 мартта төнлә һәм көндез Татарстанда күпләп кар, буран, көчле җил һәм кар көртләре көтелә. Җилнең тизлеге секундына 18 метр фаразлана.

Шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә бик кирәк булмаса сәфәрдән тыелып торырга киңәш итә. Әгәр сәфәргә чыгу мөһим икән, тизлек режимын, дистанцияне саклагыз, юлда бик игътибарлы һәм сак булыгыз.

Җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга, яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга, машина юлын билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100