news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автомобильчеләргә бозлавык вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр

Татарстанда автомобильчеләргә бозлавык вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр
Фото: «Татар-информ»

Бүген кич һәм иртәгә, 4 декабрьдә, Татарстанда томан һәм юлларда көчле бозлавык фаразлана. Шул сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне саклык чараларын үтәргә өндәде.

Начар һава шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава шартларына һәм юл шартларына туры килергә тиеш.

Ведомствода шулай ук бозлавык юлда автомобиль белән идарә итү куркыныч булуы, шуңа күрә кайбер машина йөртүчеләр җәмәгать транспортыннан файдалануны өстен күрүен белдерде. Калган машина хуҗаларына хәрәкәт тизлеген күзәтеп һәм кискен маневрлар ясамыйча аеруча сак булырга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100