news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда автомобиль юл кырыена төшеп агачка бәрелгән, йөртүче — хастаханәдә

Бәрелүдән соң автомобиль яньчелгән.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылына керү юлында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, автомобиль юлдан чыгып китеп, зур тизлектә агачка бәрелгән. Бәрелүдән соң автомобиль каты яньчелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүчесен якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot