news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда автомобиль йөртү таныклыгын алмаштыру тәмамланды
Бу эшне вакытында башкара алмаучыларга таныклыкны ЮХИДИ нең Модельная урамы, 10 адресы буенча урнашкан бүлекчәсендә алмаштыру киңәш ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда автомобиль йөртү хокукын бирүче таныклыкларны яңаларына массакүләм алмаштыру тәмамланды. Шул сәбәпле, ТЭЦ урамы, 5, Оренбург тракты, 5 адреслары буенча урнашкан таныклык алмаштыру пунктлары эшчәнлекләрен туктата. Бу хакта ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2008-2009 елларда ТР ЮХИДИ имтихан алу бүлекчәләре тарафыннан 474 меңнән артык автомобиль йөртү таныклыгы тапшырылган. Шуның 330 меңнән артыгы искесенең гамәлдә булу вакыты чыгу сәбәпле бирелгән. Республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясе йөртү таныклыкларын вакытында яңага алмаштыручыларга рәхмәт белдерә. Ә инде бу эшне вакытында башкара алмаучыларга таныклыкны ЮХИДИ нең Модельная урамы, 10 адресы буенча урнашкан бүлекчәсендә алмаштыру киңәш ителә. Ул дүшәмбедән шимбәгә кадәр иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшли. Якшәмбе көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр кабул итә. Төшке аш арасы көндезге 1 дән 2 гә кадәр. Бүлекчә бәйрәм көннәрендә дә эшли.
Таныклыкны алмаштыру өчен Дәүләт автомобиль инспекциясенә тиешле үрнәктәге гариза, паспорт, гамәлдәге медицина кенәгәсе, иске таныклыкны, тиешле түләүләр турындагы квитанцияне тәкъдим итү кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot