news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда автомобиль койма белән багана арасына кереп кысылган, бер кыз һәлак булган

Бүген төнлә республиканың Лениногорск районы Керкәле авылында авария булган.

Deawoo җиңел машинасын йөртүчесе зур тизлектә идарәне югалтып, йорт коймасы белән каршыдагы багана арасында кысылып калган. «Татар-информ»га һәлакәт урынын күрүчеләр шул турыда сөйләде.

«Машинада егет белән кыз барган булган. Икесе дә 25 яшьтән яшьрәк. Пассажир кыз шунда ук һәлак булган», – дип белдерде фаҗига шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot