Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда автомобиль йөртүчеләрне көчле бозлавык турында кисәттеләр
Синоптиклар фаразлавынча, якындагы тәүлектә Татарстанда көчле бозлавык, урыны белән томан, бераз кар һәм секундына 12 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көтелә.
Көчле бозлавык булу сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне шәхси транспортта хәрәкәт итүдән баш тартырга һәм җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырды.
Моңарчы «Татар-информ» Татарстанның Чистай районында «ГАЗель» йөртүчесе каршы як полосага чыгып Shacman йөк машинасына бәрелү турында хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәтендә «ГАЗель»нең бер пассажиры үлгән, машина йөртүче белән икенче пассажир хастаханәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз