Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда автомобиль фурага бәрелгән, бер кеше имгәнгән
Кичә көндезге сәгать өченчедә Татарстанның Зәй районы Яңа Тәкмәк авылы янында Әлмәт-Чаллы юлында транспорт һәлакәте булган. Анда Renault автомобиле Skania фурасына бәрелгән.
«Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләгәнчә, Renault автомобиле йөртүчесе йөк машинасын узарга булган, әмма юлда бозлавык булу сәбәпле, идарә итә алмаган һәм фурага бәрелгән.
«Җиңел автомобильдәге ир-ат имгәнгән. Ул йөртүче булырга мөмкин. Аны хастаханәгә алып киткәннәр», - дип ачыклык кертте һәлакәт шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз