news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автомәктәпләрнең нәтиҗәлелеген билгели торган яңа рейтинг төзеләчәк

Әлеге механизм республика автомәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатын сизелерлек күтәрергә ярдәм итәчәк, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары.

Татарстанда автомәктәпләрнең нәтиҗәлелеген билгели торган яңа рейтинг төзеләчәк
архив

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда республика автомәктәпләренең нәтиҗәлелеген билгели торган яңа рейтинг төзеләчәк. ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шундый инициатива белән чыкты.

Белем бирү учреждениеләре өчен юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомәктәпләрне тәмамлаучылар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары саны төп критерий булачак. 

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, шулай ук республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахмановның докладларын тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гаффаров республиканың кайбер автомәктәпләре бирә торган белемнең сыйфаты түбән булуына игътибар итте.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен ул автомәктәпләрне тикшерүдә Мәгариф һәм фән министрлыгына киңрәк вәкаләтләр бирергә һәм аларның сыйфат рейтингын төзергә тәкъдим итте.

«Әйдәгез, юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомәктәпләрне тәмамлаучылар катнашында кагыйдә бозу очраклары саны буенча рейтинг төзеп, кешеләргә күрсәтик. Үз баласын шоферлыкка укырга бирергә ниятләгән ата-аналар иң элек әлеге рейтингка күз салачак һәм автомәктәпне тәмамлаучыларның юлда ни рәвешле тәртипле йөрүен белә алачак», - дип мөрәҗәгать итте  Шамил Гаффаров киңәшмәдә катнашучыларга.

Аның сүзләренчә, мондый карар республика автомәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатын сизелерлек күтәрергә ярдәм итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100