Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда автоледи автомобилен кул тормозына куймаган, машина колясканы бәрдергән
Авария кичә Рус Акташы авылында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автоледи автомобилен кул тормозына куймаган һәм машина колясканы бәрдергән, сабый реанимациядә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Авария кичә республиканың Әлмәт районы Рус Акташы авылында булган. Башлангыч фаразлар буенча, «Лада» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе, машинасы белән килеп туктагач, аны кул тормозына куярга оныткан. Машина кузгалып китеп, алты айлык сабый яткан колясканы бәрдергән.

Авыр тән җәрәхәтләре алган сабыйны Әлмәттәге «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең медицина-санитар частенә китергәннәр. Хәзер ул реанимациядә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз