Татарстанда автоинспекторлар сулыш алуы кыенлашкан баланы хастаханәгә илткән
Ике айлык балага ярдәм сорап, ЮХИДИ хезмәткәрләре янына «Лада» автомобиле йөртүчесе килгән.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан автоинспекциясе хезмәткәрләре сулыш алуы кыенлашкан сабыйны хастаханәгә кадәр озата барган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, «Малиновка» стационар постында ЮХИДИ хезмәткәрләре янына, ярдәм сорап, «Лада» автомобиле туктаган. Йөртүче артыннан ук машинадан хатын-кыз чыга һәм ике айлык кызының ашаткан вакытта тончыга башлавын әйтә.
Автоинспекторлар бер минутны да сузмыйча, махсус сигналларын кабыза һәм аларны хастаханәгә кадәр озатып бара. Анда табиблар сабыйга тиешле ярдәм күрсәткән, диелә хәбәрдә.