news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автобуска соңга калып, буранда адашкан ир-атны коткарганнар

Көчле буран аркасында ул юнәлешен югалткан һәм үзенең кайда икәнлеген аңламаган.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстанда автобуска соңга калган һәм буранда адашкан 77 яшьлек ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 21.55 сәгатьтә 112 бердәм номерына Питрәч районының «Мишә-2» бакчачылык җәмгыяте янында 77 яшьлек ир-атның буранда адашуы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ачыклаганча, пенсионер автобуска соңга калган, көчле буран аркасында ориентациясен югалткан һәм үзенең кайда икәнлеген аңламаган.

Өлкән яшьтәге ир-атны яшәү урыны буенча Казанга илтеп куйганнар. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100