Татарстанда автобус әйләнү нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән
Татарстанда автобус әйләнү нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Ял көнендә Татарстанда булган юл һәлакәтендә ун кеше зыян күргән. Һәлакәт вакытында автобуста 48 пассажир булган.
Һәлакәт Алексеевски - Базарлы Матак автоюлының 2нче километрында теркәлгән. Пермьнең "Строганов" шәхси предприятиесе карамагындагы Болгар - Пермь маршруты буенча баручы "Neoplan" автобусының алгы көпчәге шартлавы нәтиҗәсендә йөртүче идарә итә алмаган һәм кюветка ауган. Юл-транспорт һәлакәте урынында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, ЮХИДИ һәм ЭЭИ хезмәткәрләре, янгын һәм ике ашыгыч ярдәм бригадасы эшләгән.