Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән
Авария Яшел Үзән — Казан трассасында, Сафоново борылыш тирәсендә булган.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән районы трассасында 104 нче номерлы рейс автобусы һәм Volvo фурасы бәрелешкәннән соң, полиция хезмәткәрләре тикшерү башлады.
Хәзерге вакытта фаҗига урынында ЮХИДи хезмәткәрләре эшли, алар авариянең сәбәпләрен ачыклый, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Алдарак «Татар-информ» Яшел Үзән — Казан трассасында, Сафоново борылыш тирәсендә автобус һәм фура бәрелешүен язган иде. Авария видеога эләккән. Юл-транспорт һәлакәтендә өч пассажир һәм автобус йөртүчесе зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз