news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автобус катнашындагы кеше үлеменә китергән авариядән соң җинаять эше ачылган

Бүген Татарстанның Кама Тамагы районында кеше үлеменә китергән авариядән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, Куйбышев Затонына таба хәрәкәт иткән җиңел автомобильнең йөртүчесе имин тизлек сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм автобус белән кара-каршы бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, автобустагы биш пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Әлеге факт буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100