news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда автобус белән машина кара-каршы бәрелешкән, 5 яшьлек бала имгәнгән

Бүген 12.00 сәгать тирәсендә Шәле-Саескан тавы юлының 11нче километрында юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, Kia автомобиле каршы як полосага чыккан һәм автобус белән кара-каршы бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бәрелешү нәтиҗәсендә, автомобильдәге 5 яшьлек бала имгәнгән. Авария килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot