news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда автобус белән булган юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр

Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР трассасында автобус һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 11 июльгә каршы төндә Чирмешән районында «Самара – Чаллы» рейсын башкаручы автобус әйләнеп каплана. 15 кеше, шул исәптән 15 яшьлек кыз зыян күрә. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста барлыгы 46 кеше була.

«Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 6 кеше Әлмәт районы күп профильле хастаханәсенә китерелгән. Аларның икесе – авыр хәлдә, калганнарында җиңел һәм уртача авырлыктагы җәрәхәтләр. Тагын 3 кеше Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озатылган. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot