Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда автобус белән юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән
Һәлакәт бүген иртән Татарстанның Кама Тамагы районында Кече Салтык авылы янында булган.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автобус һәм чит машиансы катнашындагы һәлакәттә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шаһитлар сүзләренчә, бүген 11.00 сәгать тирәсендә Кече Салтык авылы янында «НЕФАЗ» рейс автобусы һәм «Шкода» автомобиле бәрелешкән. Бәрелешүдән соң автобусны юл кырыена атып бәргән, ул яртылыш юл кырыена төшкән. Чит ил машинасы юлга аркылы баскан.
«Һәлакәттә өч кеше — ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бала авыр хәлдә, ике зыян күрүче уртача авыр хәлдә», - диделәр министрлыкта
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләр барысы да Казан хастаханәсенә күчереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз