news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Австрия технологияләре буенча балыкчылыкны үстерү мөмкинлеге карала

Шушы һәм ике республика арасында хезмәттәшлекне ныгыту буенча башка әһәмиятле мәсьәләләр М. Сафиуллинның Австриягә сәфәре вакытында каралды

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). ТР икътисад министры Марат Сафиуллиннның Венага сәфәре вакытында Татарстан белән Австрия арасында озак вакытлы стратегик хезмәттәшлек һәм яңа икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары каралды. Азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм туризм ике яклы эшлекле элемтәләрне үстерү һәм ныгытуда перспективалы өлкәләр булып санала. Татарстанда Австрия көннәрен уздыру да еллык традициягә әйләнәчәк. Ә Go International программасы Татарстан бизнесын чит илләрдә яңа базарларны үзләштерүгә ярдәм итәчәк. Ел саен уздырыла торган Iconvienna - The European Business and Investment Forum инвестиция бизнес-форумы кысаларында бу язда Австрия башкаласында Татарстанның мөмкинлекләре презентацияләнеп, Австрия һәм Татарстанның икътисади ведомстволары арасында үзара аңлашу турында килешүләр имзаланачак. Шулай ук әлеге Ауропа иленең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән дә килешү төзелер дип көтелә.
ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ике арадагы хезмәттәшлек перспективаларын өйрәнү һәм үстерү эше ТР Президенты һәм Премьер-министры кушуы буенча алып барыла. Казан Кремлендә Австриянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мартин Вукович белән очрашуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев җан башына продукция җитештерү күләме буенча дөньяда беренче унлыкка кергән бу ил белән безнең республика арасында хезмәттәшлек күләме җитәрлек булмауга басым ясаган иде.
ТР икътисад министрының Австриягә эшлекле сәфәре барышында федераль һәм тармак дәрәҗәсендә берничә очрашу уздырылган. Авыл хуҗалыгы, Икътисади үсеш министрлыкларында, Сәүдә-сәнәгать палатасында адреслы очрашулар узган. Ауропаның интеллектуаль үзәкләренең берсендә ТР башкарма хакимият органнары җитәкчеләре өчен стажировка оештыру мөмкинлеге, Казан Универсиадасына әзерлек кысаларында туризмны үстерү, ике арада бизнес делегацияләр алмашу, Татарстанда Австрия технологияләре буенча балыкчылыкны үстерү, бездә җитештерелгән нефть продуктларын бу ил базарына чыгару, мәгариф, фән, ташламалы шартларда кредитлау һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре бу очрашуларда фикер алышу өчен төп темалар булган.
Венада ирешелгән килешүләрне башлау өчен эшче төркемнәр төзеләчәк. Алар Австриядә инвестиция бизнес форумы башланганчы ук алга таба үзара мөнәсәбәтләрнең форматын эшләргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100