Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авиакомпаниягә самолетта урын җитмәгән пассажир өчен штраф салганнар
Татарстанда авиакомпаниягә самолетта урын җитмәгән пассажир өчен штраф салганнар.
Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр иткәнчә, февральдә Казан-Мәскәү рейсына билетларны самолеттагы урыннарга караганда күбрәк сатканнар. Пассажирларның берсенә урын җитми калган, һәм аңа башка рейс белән очарга туры килгән.
Авиакомпаниягә 30 мең сум штраф салганнар, ә аның җитәкчесеннән мондый хокук бозуларны булдырмау буенча чаралар күрүне таләп иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз