news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авиакомпаниягә пассажирларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган

Һава судносы бортында пассажирлар саны нормадан артык булуы теркәлгән

  (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча, Самара-Казан рейсына нормадан тыш пассажирлар алган өчен, төбәк авиакомпаниясенә штраф салынган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.

Татарстан транспорт прокуратурасы төбәк авиакомпаниясенең пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча лицензия таләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәргән. 2014 елның 12 сентябрендә "Cessna-208В" һава судносы командиры Самара-Казан маршруты буенча 10 пассажир белән очкан, аланың 8 е теркәлгән пассажирлар, ә 2се - авиакомпания хезмәткәрләре. Мондый судноларга иң күбе 9 пассажир утыра ала. Шулай итеп, очыш файдалану чикләүләрен бозып башкарылган, бу очышның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми һәм лицензия шартларын боза. Бу факт очыш вакытында судно бортында булган Татарстан транспорт прокурорының өлкән ярдәмчесе тарафыннан ачыкланган.

Прокурор авиапредприятие һәм авиакомпаниянең директорына карата административ хокук бозу буенча эш ачкан. Нәтиҗәдә, авиапредприятиегә (100 мең), аның җитәкчесенә (20 мең) һәм пилотка ( 2,5 мең сум) штраф салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100