Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авиаһәлакәттә исән калган кешегә операция ясаганнар
Кама Тамагы янында җиңел моторлы самолет һәлакәтендә исән калган бердәнбер кеше Республика клиник хастаханәсендә уңышлы операция кичергән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселёва.
«Пациентның хәле шулай ук авыр. Барлык кирәкле операция чаралары уңышлы уздырылды. Мультидисциплинар табиблар бригадасы эшли», - дип билгеләп үттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Пациент хәзерге вакытта тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүе астында реанимациядә.
- Искәртик, пациентның хәле башта Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә тотрыклыланды, аннан соң аны санитар авиация вертолеты белән Республика клиник хастаханәсенә алып килделәр. «Татар-информ» җиңел моторлы самолет һәлакәтенең мөмкин булган сәбәбе турында җентекләп язды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз