Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда аварияләр күп була торган районнар исемлеге билгеле
Бүген Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә (ЮХИДИ) юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидер булган районнар игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.
«Без районнарда аварияләр саны буенча даими рәвештә статистика алып барабыз, бездә Татарстанның ун районы буенча шундый күрсәткечләр бар. Беренчеләр исемлегенә Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Биектау районнары керде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда анда юл-транспорт һәлакәтләре артты», – дип белдерде Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз