Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле
Татарстан буенча эчке эшләр министры юл-транспорт һәлакәте күпчелек очракта каршы як полосага чыгу аркасында булуын әйтте.
(Казань, 18 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле. Алар — Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында сөйләде.
Хохорин 2019 елның 11 аенда трассаларда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 14 кешегә артуын әйтте.
«Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту теркәлгән. Авария еш кына каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга, бигрәк тә ике полосалы хәрәкәт булган участокларда», — дип ачыклык кертте Артем Хохорин.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Казан — Оренбург трассасын билгеләп үтте, анда каршы як полосага чыгу аркасында 29 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 23 кеше үлгән.
Артем Хохорин трассаларда аварияләр санын киметү өчен юлларның куркыныч участокларында юлны коймалар белән бүләргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз