news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә ике яшь кыз һәлак булган

Татарстанда авариядә ике яшь кыз һәлак булган
шаһитлар

Кичә кичке сигезләр тирәсендә Татарстанның Чүпрәле районындагы Татар Шатрашаны авылы янында юл һәлакәте булган.

«Татар-информ» фаҗига шаһитларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «Лада» җиңел машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган.

«Машинада йөртүче һәм ике кыз бар иде. Пассажир кызлар урында ук үлде, машина йөртүчене ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып китте», – ди шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot