news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә ике кеше үлгән, ике кеше имгәнгән

Татарстанда авариядә ике кеше үлгән, ике кеше имгәнгән
шаһитлар

Бүген Алабуга районында трассада авариядә ике кеше үлгән, ике кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га ЮХИДИда хәбәр иттеләр.

Якынча белешмә буенча, Hyundai машинасын йөртүче имин тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм Mitsubishi машинасы белән кара-каршы бәрелешә.

Авариядә Hyundai машинасының ике пассажиры үлә, Mitsubishi машинасының йөртүчесе дә, пассажиры да имгәнгән. Аларны хастаханәгә илтәләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot